Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында законсыз алкоголь продукциясе сатучылар белән көрәшне көчәйтәчәкләр

2020 елда районда яшәүче һәр кешегә – җан башына уртача 10 литр алкоголь продукциясе сатылган. Аракы һәм сыра сату күрсәткечләре буенча без республикада алдынгылар түгел. Былтыр 5 кеше алкоголь эчеп агуланган, 4сенең гомере өзелгән.

Әлеге саннар муниципаль район башкарма комитетының чираттагы утырышында әйтелде. Рөхсәте булган 66 объектның алкогольле эчемлекләр белән законсыз сату итү фактлары ачыкланмаган. Райондашлар бу өлкәдә закон бозучылар турында “Халык контроле” системасына да зар җибәрмәгәннәр. Әмма, утырышта да белдерүләренчә, авылларда көмешкә куучылар бар әле. Ә көмешкә исәпкә керми. Кайбер җирлекләрдә алкоголь продукциясе сату, башкалар белән чагыштырганда, икеләтә ким. Димәк, кибетләрдә я ассортимент ярлы, я кибетләрнең эш графигын үзгәртү кирәк, яки башка сәбәп бар. Берничә авылда (Кече Чегодай, Мордва Афонькәсе) кибетләр ябык.

Былтыр, коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, җәмәгать туклануы нокталары эшендә чикләүләр аркасында райпоның алкоголь продукциясе сату планнары үтәлмәгән.

-Без халык өчен эшлибез, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Якты Тау, Югары Кармалка, Иске Сережкино авылларында соңгы елларда ачылган модуль кибетләрне электрдан газ ягып җылытуга күчерү зарурлыгы хакында мәсьәлә кузгатылгач. -Бу проблеманы өйрәник, чишелеш юлын табыйк.

Утырышта чыгыш ясаучылар законсыз алкоголь сатучылар белән көрәшне көчәйтү, күрсәткечләрне яхшырту кирәклеген дә әйттеләр.

Юл хәрәкәте иминлеге хакындагы мәсьәлә дә актуаль.  Былтыр район юлларында өч кеше үлгән (2019да – 4), матди зыян белән 134 юл-транспорт һәлакәте, 10  меңнән күбрәк кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән 66 кешене тоткарлаганнар.

Бу хакта дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең райондагы бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Барабашкин мәгълүмат җиткерде.

Билгеле, әлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” бүлекчәләре юлларда кагыйдә бозуларны, юл һәлакәтләрен киметү буенча күп эш башкаралар: аңлаталар, кисәтәләр, чаралар оештыралар. Юллар елдан-ел яхшыра бара, аларны кышкы чорда да карап, чистартып торалар. Кар күп яуганда, һава торышы начарайса, “Татавтодор”ның райондагы участогы начальнигы Наил Котбиев әйтүенчә, тәүлек буе дежур кешеләр һәм техника билгеләнә.

Утырышта мәгълүм булганча, быел юлчылар Утыз Имән юлында зур эш башкарырга әзерләнәләр. Андреевка юнәлешендәге юлда да эш төгәлләнәчәк, Кузай-Нурлат-Чирмешән юлын да өлешчә шомартырлар, Кармыш белән Яшәүче арасындагы юлның яхшырачагына да өметләндерәләр. Иске Кади, Якты Тау, Лагерка ягындагы юлларны шомарту кирәклеге хакында да белә район җитәкчелеге. Җае табылмый калмас.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин рәислегендә узган бу утырышта балаларны һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү турында да сүз барды.

Бу өлкәдә максатчан, конкрет эш алып барыла, акцияләр, очрашулар, күргәзмәләр, башка төрле чаралар, спорт ярышлары еш үткәрелә.

-Мәгариф тармагы яшьләрне тәрбияләү буенча иң төп учреждениеләрнең берсе, - диде район башлыгы. -Балалар илнең чын патриотлары булсыннар өчен, аларга дөрес тәрбия бирергә, кыйммәтләрне сакларга, эшнең яңа формаларын табарга кирәк.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев