Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында янгыннарның күбесе электрдан чыккан

Быел районыбызда 36 янгын булган (узган ел шушы чорга – 34). Шөкер, ут казаларында кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

Ут хәвеф-хәтәрләренең 9ы – электр җылыткычларын  куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, 3се морҗалардан, мичләрдән чыккан. Ике очракта “кызыл әтәч”не кешеләр үзләре җибәргәннәр, ут төрткәннәр.  Ике корылмага яшен суккан.  Янгын чыгуга ут белән сак булмау да сәбәп. Көннәр салкынайту белән бәйле белгечләр түбәндәгеләрне киңәш итә:

-газ плитәләрен, электр җиһазларын кабызган килеш калдырмагыз, аларны карап торуны балаларга гына ышандырмагыз;

-электр үткәргечләре төзек булсын; алар кызса яки кыска ялганыш булса тартмадан  (щиттан) токны кичекмәстән  өзегез;

-кулдан ясалган “кустар” җылыткычлар файдаланмагыз;

-электр җылыткыч җиһазларын  янмый торган материаллар: кирпеч, мрамор, керамика, гипс өстенә генә куярга мөмкин;

-балаларны үзләрен генә караучысыз калдырмагыз;

-ятакта тәмәке тартмагыз, бигрәк тә исерек килеш;

-янгын чыккан очракта 01, 2-57-01 яки 101 (кесә телефоныннан) янгын сүндерүчеләргә шалтыратыгыз.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X