Чирмешән районында яхшылыкны әйләнә буенча җибәрделәр
Инвалидлар декадасы кысаларында район инвалидлар оешмасы бинасында “Яхшылыкны әйләнә буенча җибәр” (“Передай добро по кругу”) исемле чара узды.
Район инвалидлар оешмасы, район социаль яклау бүлеге, “Ак Барс Банк”ның өстәмә офисы, район үзәк балалар китапханәсе Лашман мәктәбенең коррекцион сыйныфларында укучы балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Балалар бу чарадан татлы бүләкләр һәм күтәренке кәеф белән киттеләр.
Бәйрәм барышында физик мөмкинлекләре чикле балалар сәләтләрен дә күрсәттеләр. Район инвалидлар оешмасы аларны джакколо һәм шаффлборд кебек өстәл уеннарына өйрәтте. “Ак Барс Банк”ның райондагы өстәмә офисы җитәкчесе Диләрә Мәгъсумова укучыларга финанс грамоталылыгы нигезләре турында, ягъни банк карталары белән ничек дөрес эшләү турында сөйләде. Район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырган викторина сорауларына да бик тапкыр җавап бирделәр яшь кунаклар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев