Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында яңа туган Федор гаилә бюджетын 100 мең сумга арттырган

Мордва Афонькәсе авылында яшәүче Даниловлар гаиләсе өчен узып баручы ел өченче балалары - Федор туу белән истә калыр, мөгаен. Татьяна һәм Дмитрийның олы уллары Кирилга – 4 яшь, Никитага - бер яшь ярым.

Яшь гаилә белән без районның социаль яклау бүлегендә очрашып сөйләштек. Бирегә алар, төпчек уллары белән бергә, бер тапкыр бирелүче социаль түләүгә документлар тапшырырга килгәннәр икән.

-Авыл җирендә яшәүче, 29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайткан әниләргә 100 мең сум акча тиешлеге турында без ишеткән идек инде, - ди гаилә башлыгы. – Интернеттан карап, нинди документлар җыясын белдек. Анда нибары паспорт, бала туу турында таныклык һәм банкта ачылган счет реквизитлары кирәк. Менә бүген шуларны алып килдек.

Дмитрий Әлмәттә эшли. Яшьләргә балаларны тәрбияләргә бергә яшәүче әбиләре Татьяна Федоровна булыша.

-Бүген балалар үстерү авыр диләр бит, ә сез өченчене алып кайтырга тәвәкәлләгәнсез, - дим яшьләргә. Сүз уңаеннан, Таняга нибары 27 яшь.

-Мин гаиләдә бер бала идем, - ди Дима. - Бер үзеңә генә авыр, уйнарга да, аралашырга да кеше юк, күңелсез, абый-апалары булган кешеләрдән көнләшә идем.

-Ә мин, киресенчә, ишле гаиләдә тудым, без биш туган, - ди Таня. – Якыннарың булуы зур бәхет.

Федорның “акчасын” әти-әнисе торак шартларын яхшыртуга тотмакчылар.

Исегезгә төшерәбез, быел республикада яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелде. Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә  тапкан хатын-кызлар - 50, өченче баласын 29 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора. Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала.

Районда бүгенге көнгә 25 әни беренче балаларына әлеге ярдәмне рәсмиләштергән, тагын сигез гаилә өченче балаларына тиешле сумманы алганнар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев