Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында укучыларны мәктәптә йөртәчәк автобусларга тахограф урнаштырасы гына калган

Яңа уку елы башланырга санаулы гына атналар калып бара. Ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләсә, автотранспорт предприятиесе һәм мәгариф бүлеге укучыларны мәктәпкә йөртүче автобусларны барлый, аларның төзеклеген кайгырта.

Чирмешән автотранспорт предприятисе карамагында 16 мәктәп автобусы бар, аларның 15се 24 маршрут буенча укучыларны мәктәпкә йөртә, берсе – резервта, автобусларны алмаштырырга әзер. Районның 12 мәктәбенә укучылар төрле авыллардан килеп укый. Аларның тугызысында - берәр, ә Чирмешән лицее, Лашман һәм Шешминка мәктәпләре балансында икешәр “сары автобус”.

-Укучылар йөртәчәк автобусларга техник күзәтү уздырдык, йөртүчеләр белән дә комплектланган, элеккеге, тәҗрибәле шоферларыбыз идарә итәчәк, - ди автотранспорт тредприятиесе начальнигы Илдус Хәлимов. - Агымдагы елның 1 июленнән балалар йөртүче автобусларда сары яки саргылт төстәге “проблесковые маячки” кабызылырга тиеш. Уку елы башланганчы барлык автобусларга да аларны урнаштырабыз, акча күчерелде. Ә менә тахографлар белән проблема бар, алар да һәр автобуста булырга тиеш. Тик алар кыйммәт, 16 автобуска саллы гына сумма җыела.

Барлык автобусларга да глонасс, видеорегистратор һәм тревога кнопкалары урнаштырылган, алар барлык таләпләргә җавап бирә. Тик ике автобусның хезмәт итү срогы чыккан, Иске Кади мәктәбенең автобусы – 2007, Шешминка мәктәбенеке 2008 елгы. Дөрес, алар нормаль хәлгә китерелгән, хезмәт итү срогы озайтылган.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев