Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында тагын 10 хуҗалык кече ферма төземәкче

Авылларда малларның елдан-ел сирәгәюен кем генә сизмәс икән?! Сыерлар көтүдән элеккеге сыман урам тутырып кайтмый шул хәзер. Гомер буе мал асрап яшәгән авыл гаиләләре, абыйлар-апалар олыгайды, яшьрәкләрнең бик сирәге, булдыклылары гына “сөте, мае, каймагы үзебезнеке” дип яши.

Күп кенә торак пунктларда бу бушлыкны тутыруны мини-фермалар тотучы тиктормас хуҗалар үз өсләренә алдылар. Сөт бәясен “әвеш-тәвеш” китерүләр кайвакыт аларның да гайрәтен чигерә чигерүен. Шуңа да ара-тирә “сөт бизнесы”на кул селтәүчеләргә гаҗәпләнәсе юк.

Саннарга күз салыйк, райондагы шәхси хуҗалыкларда беренче яртыееллыкта, ел башындагы белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләр саны 76 башка кимегән, шуның 33е - сыер. Терлекләр иң күбе Түбән Кармалка, Шешминка авыл җирлекләрендә азайган. Хәлләр мактанырлык түгел. Шуңа да район җитәкчелегенең авылларда мини-фермалар төзетүне, бу эшне булдыра алырдай тәвәккәл якташларыбызны барлауны төп бурычларның берсе итеп куюы тикмәгә түгел. Моңа алынучыларга дәүләт субсидияләтә ярдәм итсә, район төзелеш блоклары, цемент, пиломатериал белән булыша.

-Соңгы вакытта мини-фермалар төзүдә җанлылык сизелә, районда бу программада катнашучы 21 хуҗалык исәпләнә, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Шуларның 18е - 2016-2017 елларда төзелеш өчен керамзит блоклар алучылар, өчесенә: Лашманнан Тәгъзимә Мөхәммәтҗановага, Илдар Вәлиевка һәм Кармыштан Нәфис Хәйрисламовка бу төзелеш материалын быел бирдек. Блоклар алучылар арасында бары 2 хуҗалыкта гына - Чирмешәндә һәм Мордва Афонькәсендә - төзелеш эшләренә һаман керешмәделәр. Югыйсә аларга блоклар 2016 елда ук кайтарылган иде.

Әмир Могыйзов әйтүенчә, Иске Кадида Мәдинә Фәттахова, Иске Котышта Николай Семаевлар мини-ферма төзелешен төгәлләгәннәр. Иске Үтәмештән Рәфис Садретдинов, Рөстәм Вафин, Светлогорскийдан Фәрит Мортазин, Яңа Элмәледән Андрей Митюков, Туймәттән Нияз Нуруллин терлек биналарының түбәләрен япканнар, аларда төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Лашманда да бу эшне кыска тотучылар бар. Рауфан Галимов, Оксана Гайфетдинова, Тәгъзимә Мөхәммәтҗанова хуҗалыклары 1 ай эчендә, төзелеш мәшәкатьләрен нульдән башлап, абзарларының стеналарнын күтәреп, түбәләрен япканнар. Мордва Афонькәсе, Утыз Имән авылларындагы фермерлар да эшне кызулата төштеләр. Иске Кадида, Кармышта кайбер фермерларга ашыгу мөһим. Район җитәкчелеге 1 октябрьгә төзелеш эшләрен төгәлләүне бурыч итеп куя.

Халыкка аңлату эшләре алып барганнан соң, районда әлеге программага керергә теләүче тагын 10 хуҗалык ачыкланган. Хәзер алар субсидия алу өчен кирәкле документлар җыюны төгәллиләр.

-Күтәмә авыл җирлеге әлеге уңайдан еш тәнкыйтьләнде. Монда җитәкчелек бу юнәлештә көч куйгач, аңлаткач, ике гаилә - Надежда Семайкина һәм Николай Меркурьевлар кирәкле язуларны җыеп тапшырдылар. - ди Әмир Могыйзов. -Түбән Кармалка һәм Шешминка авыл җирлекләрендәге авылларда, кызганыч, никтер бер генә мини-ферма да юк. Югыйсә бу халыкны эшле итүнең бер ысулы да бит.

2015 елның декабреннән 2018 ел башына кадәр мини-ферма төзү өчен районда 83 хуҗалыкка субсидия бирелгән. Әлеге программа эшли башлаганчы, шәхси хуҗалыкларда 219 баш савым сыеры исәпләнсә, бүген аларның саны 600 тирәсе.

Кадыйр Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев