Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында шәхси хуҗалыклар елның үткән 10 аенда сөт сатудан 72 миллион сум керем алганнар

Узган 10 айда Түбән Кәминкә авыл җирлеге буенча шәхси хуҗалыклардан 602 тонна, ягъни 12 миллион 55 мең сум бәягә сөт сатып алынган.

Бер сыерга бүлеп караганда, әлеге күрсәткечләр 2643 кило, 52 мең 874 сум тәшкил итә. Сыерлар саны бер чама калса да, Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында сөт сатып алу сизелерлек арткан. Биредә 228 сыер асрала.

2020 елның гыйнвар-октябрь айларында Чирмешән авыл җирлегендә – 365 тонна, Кармыш җирлегендә – 324, Ивашкино җирлегендә  322 тонна сөт җыелган – сатып алынган.

Район буенча алганда, 10 айда сатылган сөт күләме 3621 тоннадан күбрәк, ягъни шәхси хуҗалыкларга 72 миллион 428 мең сумлык “сөт акчасы” кергән, бер сыерга бүлеп исәпләгәндә – 37 мең 841 сум. Былтыр, әлеге чорда, бу күрсәткечләр 3487 тонна, 62 миллион 771 мең сум булган, ә бер сыерга уртача – 34 мең 470 сум.

Башкалар белән чагыштырганда, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу күрсәткечләре Яңа Кади, Шешминка, Түбән Кармалка җирлекләрендә тыйнаграк әле.

Бүген райондагы шәхси хуҗалыкларда 1821 сыер асрала. Иң күп сыер Чирмешән (265 баш) һәм Түбән Кәминкә (228) җирлекләрендә, иң азы – Күтәмә (21), Түбән Кармалка (23), Шешминка (39), Яңа Ккади (41), Бәркәтә (46) җирлекләрендә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев