Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сайлаулар оешкан төстә узды

9 сентябрьдә – бердәм сайлау көнендә безнең районның 6 сайлау округында муниципаль берәмлекләр Советлары депутатларын өстәмә сайлаулар узды.

– Сайлаулар оешкан төстә үтте, халык актив булды, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. – Сайлауларда сайлаучылар исемлегенә кертелгән 1335 сайлаучының 1189ы – 89 проценттан күбрәге тавыш бирде.

7 санлы Бәркәтә һәм 6 санлы Шешминка округларында - сайлаучыларның 100 проценты да тавыш бирергә килгән.

4 санлы Иске Котыш һәм 7 санлы Иске Үтәмеш округларында – 97,33-93,48 процент, 1 санлы һәм 4 санлы Чирмешән округларында 88,6-86 процент сайлаучы урналарга бюллетень салган. 10 кеше алдан тавыш биргән.

Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар альтернатив нигездә үтте, һәр округта 2 шәр яки 3 әр кандидат иде.

Биш кандидат “Бердәм Россия“ сәяси партиясеннән тәкъдим ителделәр: “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре“ предприятиясе директоры Габдрәшит Җамалетдинов (4 санлы Иске Котыш округы), Иске Сережкино клубы котельные операторы Илдар Вәлиуллин (7 санлы Иске Үтәмеш округы), район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов (1 санлы Чирмешән округы), районара пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина (4 санлы Чирмешән округы), Шешминка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марс Шәйхетдинов (6 санлы Шешминка округы). Бәркәтә авыл мәдәният йорты директоры Сирень Шәйхетдинова “Россия социаль гаделлек өчен пенсионерлар партиясе“ тарафыннан тәкъдим ителде.

Иң күп бюллетеньне Чирмешәндәге сайлау округларында (553 һәм 373) алдылар. Иң аз санлы округ – Шешминка авыл җирлеге (29 сайлаучы).

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев