Чирмешән районында “Сабантуй” чишмәсен чүп баскан
Безнең районда

Чирмешән районында “Сабантуй” чишмәсен чүп баскан

Чирмешән янәшәсендәге, стадионга керү юлындагы Сабантуй чишмәсен чүп үләннәре баскан. Монда ял итүчеләргә дә дәгъва бар: күңел ачкач,чүпләрен җиргә генә ташлап калдырганнар.

Калган ягы, бер өлеше уала башлаган, аю сынын да исәпләмәгәндә, бар да матур: чишмәдән салкын чиста су агып тора, аның тирәсен әле узган елда гына нефтьчеләр ремонтлады. Янәшәдә генә балалар өчен атынгычлар ясадылар, утырып ял итәргә беседка да бар, шашлык кыздырырга мангалына кадәр куелган.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев