Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Полиция Кыш бабае бүләкләр өләште

Полиция Кыш бабае быел да дистәләгән  баланы татлы бүләкләр белән сөендерде.

20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр дәвам иткән “Полиция Кыш бабае” Бөтенроссия акциясенә районның полиция хезмәткәрләре дә кушылды. Алар социаль куркыныч, уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче малай һәм кызларга үзләре әзерләгән күчтәнәчләрне өйләренә илтеп бирделәр, шул ук вакытта аларның яшәү шартлары белән дә таныштылар.

Район полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсендә исәптә торучы 28 гаиләдә балигъ булмаган 36 бала бар. Шешминка, Андреевка, Бәркәтә, Югары Кәминкә, Иске Кади, Чирмешән, Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Иске Котыш авылларында яшәүче бу балалар Полиция Кыш бабае китергән тәм-томнарны рәхмәт әйтеп алдылар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев