Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында модульле элемтә бүлекчәләре төзеләчәк

Киләсе елда Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларында модульле элемтә бүлекчәләре төзеләчәк.

Ике авылда да бина өчен урын әзерләнгән, җире ызанланган, тиешле документлар әзер.

-Элеккеге колхоз идарәсе бинасының бер өлешендә урнашкан элемтә бүлекчәсе бик тузган, анда эш шартлары бик начар, - диде Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин. – 60 квадрат метр чамасы зурлыктагы бинада бөтен уңайлыклар да булачак. Яңа элемтә бүлекчәсенә урынны Карл Маркс урамында, элеккеге универмаг урынында сайладык.

Түбән Кармалкадагы  өч авылга хезмәт күрсәтүче элемтә бүлекчәсе дә киләсе елда яңа биналы булачак. Ул Совет урамында, фельдшер-акушерлык пункты каршындагы урында төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев