Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында мәктәпләрне тикшерәләр

Бу көннәрдә махсус комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә.

-Без инде районыбызның байтак мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булдык, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Күргәннәребез буенча нәтиҗә дә ясый алабыз - нигездә, мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер. Агымдагы ремонт үткәрү өчен, мәктәпләргә финанс ярдәм күрсәтелде. Менә бүген Ульяновка урта мәктәбенә килдек. Биредә дә байтак эш башкарганнар. Бүген объектларның террорчылыкка каршы якланганлыгына аеруча игътибар бирелә. Ульяновка мәктәбендәге видеокамераларының яздыра торган дискны да алмаштырдык, хәзер алдагы бөтен мәгълүмат 30 көн буе саклана. Иске Элмәле һәм Девичья Поляна мәктәпләренә видеокамералар урнаштырылды. Бу юнәлештә башкарасы эшләребез бар әле, әмма моңа байтак акча кирәк. Шулай да акрын гына бу өлкәдә булган проблемаларны чишергә тырышабыз.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев