Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында өлкәннәрне волонтерлар кайгырта

Өлкән яшьтәгеләрнең авыруга тизрәк бирешүен искә алып, 65 яшьтән өлкәнрәк райондашларга 15 апрельгә кадәр үзләре яшәгән йорттан чыкмаска, кибетләргә, базарга, даруханәләргә, җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан,  һәр авыл җирлегендә  волонтерлар төркеме оешкан. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек, дарулар алып кайтуда, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм  күрсәтәләр.

- Авылда 25 кешелек волонтерлар отряды оешты, аның составында -мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре. “Ватцап”та үзебезнең төркемебезне булдырдык, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. – Һәр волонтер ике-өч ялгыз яшәүче авылдашыбызцчен җаваплы. Алар көн саен әбиләр һәм бабайлар белән элемтәгә чыгалар, кирәк булса, өйләренә баралар, азык-төлек, дарулар алып кайтып бирәләр.

Өлкәннәр, тормыш өчен кирәк-ярак, азык-төлек, дарулар кирәк була калганда, 2-28-30 һәм 2-58-36 номерлары буенча “кайнар линия” телефонына шалтыратып та ярдәм сорый ала.

Волонтер, өегезгә килеп, заявка һәм акчагызны ала, соңыннан сезнең белән исәп-хисап ясый. 

- Күршедә яшәүче ялгыз әбиләрнең хәлләре белән элек тә гел кызыксынып тордык, кирәк чакта кулдан килгәнчә ярдәм иттек, - ди Керкәледән волонтер Ландыш Шәйхуллина.- Хәзер инде аларның һәрберсе белән кабат очрашып, өйдән чыгып йөрмәскә киңәш иттек, “памяткалар” тараттык, ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итү өчен телефон номерларын калдырдык.

Ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча районда оештырылган эшче төркем җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова әйтүенчә, районда 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче 446 кешегә 307 волонтер ярдәм күрсәтә.

- Шушы көннәрдә кайбер авылларга барып, үзем дә волонтерлар белән очраштым. Нигездә, күпчелек әлеге эшкә бик җаваплы карый. Форсаттан файдаланып, әлеге эштә актив катнашучы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәм, - ди Рәмзия Шакир кызы. – Шулай ук Кармышта ялгыз гомер итүче Хатимә әби Шәйдуллина, Бәркәтәдә Мәймүнә Минһаҗевалар янында булып, хәлләрен белештем. Алар бүгенге кыен вакытта үзләрен ялгыз калдырмаган игелекле авылдашларына бик рәхмәтле.

#Айдадомой

Фото: Лилия Хөснуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X