Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр өчен гаиләләр эзлиләр

Хәзер балаларны гына түгел, ялгыз калган өлкән яшьтәге кешеләрне яки ярдәмгә мохтаҗ инвалидларны да үз гаиләңә тәрбиягә алырга мөмкин.

Социаль хезмәт күрсәтүнең әлеге яңа формасы республикабызда пилот проекты буларак кертелсә дә, уңышлы гына эшләп килә.

-Ялгыз кешене тәрбиягә алучы гаилә аңа уңайлы яшәү шартлары тудыруны, дарулар һәм азык-төлек белән тәэмин итүне, уңайлы психологик мохит булдыруны үз өстенә йөкли, - ди  “Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәге директоры Фирдәвес Морадыймова. - Үз гаиләсенә ялгыз кешене тәрбиягә алырга теләүче Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яше тулган эшкә сәләтле гражданин булырга тиеш. Шунысы да бар, тәрбиягә алынучы белән кандидат арасында бернинди дә туганлык мөнәсәбәтләре булмаска тиеш. Шул ук вакытта ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ күршеңне, авылдашыңны, таныш кешеңне тәрбиягә алырга мөмкин.

Өлкән кешеләрне тәрбиягә алучыларга дәүләт ай саен акчалата түләүләр бирә. 3 төркем инвалид яки бөтенләй инвалидлыгы булмаучы гражданны караган өчен ай саен - 4 мең, 2 төркем инвалидны тәрбияләүчегә - 6 мең, 1 төркем инвалидны гаиләсенә сыендыручыга 8 мең сум акча түләнә.

Әлеге проектта катнашырга теләүчеләрне түбәндәге адрес буенча көтәләр: Чирмешән авылы, Титов урамы, 26 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-28-30, 2-28-31.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X