Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында көзге чакырылыш башланды

Октябрь ае башында район хәрби комиссариатында эшләгән хәрби чакырылыш һәм медицина комиссияләрен 118 кеше узган, шуларның 30ы көз көне армиягә китәргә тиеш. 

-Түбән Камада нефтехимия көллиятен тәмамладым, - ди Иске Котыш егете Роман Леушкин. – Менә хәзер армиягә китәргә җыенам. Минем әти дә, ике бабай да солдатта булганнар, бабайның әтисе - сугыш ветераны.  Армиядән кайткан егетләр белән сөйләшкәндә, алар хезмәтне бик уңай бәяләп телгә алалар. Элеккеге кебек түгел, диләр. Армия чыныгу, мөстәкыйльлеккә өйрәнү өчен дә кирәк дип саныйм. Аннан соң бит, эшкә урнаша башласаң да иң беренче: “Армиядә булдыңмы?”- дип сораячаклар.

Чакырылыш комиссиясе район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин рәислегендә эшли, аның составында төрле учреждение: мәгариф идарәсеннән, хәрби комиссариаттан, мәшгульлек үзәгеннән, табиблар, район эчке эшләр бүлегеннән вәкилләр бар.

Комиссия узган егетләрнең бер өлеше, кайдадыр уку сәбәпле, армиягә барудан кичектерү ала. Кайберләрен өстәмә медицина тикшерүе үтәргә җибәрәләр.

-Хәзер армиягә чакырылучыларның карашы уңай якка үзгәрде, бик сирәге анда барудан баш тарта, - ди район хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. – Шунысы да бар, хәрби исәпкә куелучылар саны елдан-ел кими бара, медицина комиссиясен үткән егетләрнең 80 проценты гына хәрби хезмәткә яраклы.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X