Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел туйлар азрак уйнала

Әйе, район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларда уйландырырлык саннар бар.

Быел мартта өч пар аерылышкан, ә ел башыннан – унөч. 2018 елның бу чорында таркалган гаиләләр саны бишкә кимрәк булган.

Былтыргыдан азрак

Ел башыннан район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 15 парның никахын теркәгән, шуларның алтысын – мартта. 2018 елның шул чорында 24 яшь гаилә барлыкка килгән булган.

Апрель аенда ике пар никахлашырга җыена. Майда бер туй да булмас ахрысы – әлегә гариза бирүчеләр юк. Ә менә июньдә урамнардан туй машиналары ешрак узар, бу айда кавышырга теләүче сигез пардан гариза кергән дә. Июль, август айларына да гариза бирүчеләр бар.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев