Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел алкоголь азрак сатылган

Быелның үткән 7 аенда (гыйнвар – июль), җан башына бүлгәндә, районда бер кешегә уртача 5,7 литр алкогольле эчемлек сатылган. Былтыргыдан азрак, узган ел әлеге күрсәткеч 6,3 литр иде. Район халкы хәмерне азрак куллана башлаган икән дип сөенергә кебек югыйсә, тик алай түгел икән шул. Белгечләр әйтүенчә, сан кимүдә башка сәбәпләр дә шактый.

Район Советының утырышлар залында алкоголь сатуга кагылышлы үткән җыенда алкогольле эчемлекләр районның 71 сәүдә объектында реализацияләнә, диделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин сүзләренчә, гыйнвар-июль айларында бездә барлыгы 12,1 мең декалитр алкоголь продукциясе сатылган, бу былтыргыдан 10 процентка кимрәк. Халык азрак эчә башлаган икән дияргә юк, чөнки күрсәткечләр кимүгә башка факторлар тәэсир итә икән. Әйтик, кибетләрдә әлеге товар ассортименты ярлы. Кибетләр соң ачылып, иртә ябыла. Кибеттә йозак булгач, шешә эзләүче “астан” сатучыларга юл тота. Анда исерткеч арзанрак та, ә аның сыйфаты эчкечене борчымый, “баш төзәтәсе” бар.

Полиция бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, узган 7 айда законсыз әйләнештән 185 литр алкоголь һәм спирт продукциясе алынган (былтыр шушы чорда – 250 литр). Алкоголь сату кагыйдәләрен бозган өчен шактый кеше җаваплылыкка тартылган. Аларның кайберләренә хәтта 30 ар, 40 ар мең сум штраф салганнар. Алкоголь продукцясе ташучы бер машина тоткарланган... Мондый хәлләр белән ныграк көрәшү зарурлыгы әйтелде җыелышта. Әнә район үзәк больницасы врач-наркологы Лилия Мортазина сүзләренчә, быел районда дүрт кеше алкогольдән агуланган, бер кеше үлгән. Эчүчеләр, нигездә, суррогат – ялган аракы эчеп агулана икән.

-Алкоголь һәм спирт продукцияләре сатудагы закон бозулар хакында бүген “кайнар линия” телефоннарыннан тыш, “Халык контроле” мәгълүмати системасына язып хәбәр салырга мөмкин, - диде җыелышта катнашкан кунак – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов. – Әгәр факт расланса, язучыны бер хәбәр өчен 1 меңнән 3 мең сумга кадәр акчалата бүләкләү каралган. Узган елда сезнең районнан андый сигнал булмады, дөрес, быел бер хәбәр бар.

Алкогольле эчемлекләр районда иң күбе Күтәмә, Чирмешән, Яңа Кади, Бәркәтә авыл җирлекләрендә сатыла. Беренче өчесендә күрсәткечләр район буенча җан башына туры килгән 5,7 литрдан бер ярым тапкырга күбрәк. Ә менә Шешминка, Яңа Элмәле, Мордва Афонькәсе җирлекләрендә кибетләрдән җан башына уртача 2 литр алкоголь продукциясе сатылган.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев