Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел 9 ир-егет контракт буенча хәрби хезмәткә киткән

Армиягә көзге чакырылыш тәмамланды. 10 декабрьдә быел соңгы төркем юлга кузгалды, бу көнне өч райондашыбыз якыннары белән бер елга хушлашты.

Көзге чакырылыш барышында барлыгы 30 якташыбыз солдат итекләре киде. Быел армиягә алынган егетләребезнең күбесе Самара, Елань, Вольск шәһәрләрендәге частьләрдә хезмәт итәчәк.

Хәрби хезмәткә – контракт буенча

Районыбызның ир-егетләре арасында контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр саны арткан. Быел 9 райондашыбыз шундый формадагы хезмәткә килешү төзегән, тагын ике кеше документлар әзерли. Былтыр китүчеләр 8әү булган. Контракт буенча хезмәт урынын һәркем үзе сайлый, якташларыбыз күбрәк Таҗикстанга, Самара, Оренбург өлкәләрендәге хәрби частьларга китә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев