Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел 33 шәхси торак өлгерткәннәр

Агымдагы елның тугыз аенда районда 33 гаилә өй туйлары уздырган. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 3691 квадрат метр торак файдалуга тапшырылган (еллык план – 4500).

Иң күп йорт өлгертүчеләр Чирмешән авыл җирлегендә – 19. Ивашкино авыл җирлегендә – 5, Иске Кади җирлегендә – 2, Лашман, Түбән Кәминкә, Түбән Кармалка, Яңа Элмәле, Иске Үтәмеш, Ульяновка, Шешминка авыл җирлекләрендә берәр шәхси торак өлгерткәннәр. Башка авылларыбызда өй туйлары булмаган.

2017 елда да районда 33 йорт җиткергәннәр, аларның гомум мәйданы – 4613 квадрат метр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев