Район мәктәпләре укучылары быел 127 тонна макулатура җыйганнар, шуның 74,7 тоннасын хәзерләүчеләргә тапшырып 303 мең сум акчалы булганнар.
Бер укучыга бүлеп исәпләгәндә, 58 килограмм кәгазь калдыклары җыелган. Кадетлар мәктәп-интернатында бу күрсәткеч 142 килограмм ук. Әлеге коллектив 20 тонна макулатура тапшырган, акчага күчереп санаганда – 58 мең сумлык.
Кадетлар 2,9 тонна пластик та җыйганнар. Бу яктан да районда алар беренче.
Иң күп макулатура һәм пластик җыючыларны тиздән бүләкләр биреп сөендерәчәкләр.
Автор фотосы
Нет комментариев