Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер көндә берничә йортта кунаклар җыелды

Май ае юбилейлардан башланды

Иске Кади авылында яшәүче Сафиннар гаиләсендә бер көнне ике бәйрәмне билгеләп үттеләр. 5 майда гаилә башлыгы Вагыйз Сафинга 90 яшь тулды. Шул ук көнне алар йортында зур мәжлес җыеп, Коръән ашы уздырдылар һәм Вагыйз бабай белән Фәһимә апаның бергә гомер итүләренә 70 ел булуын да бәйрәм иттеләр.

Алар адресына бик матур сүзләр яңгырады. Уллары, киленнәре рәхмәтләрен җиткерделәр. Сүз уңаеннан, аларның олы улларына 70 яшь булган, 15 оныкның иң олысына да инде 43, ә күптән түгел генә армиядән кайткан иң олы оныкчыкка 22 яшь тулган.

Вагый абый гомере буе тракторда эшли.

-Безнең әти бик ярдәмчел кеше, беркайчан да йомыш белән килгән авылдашларны бормады, бөтенесенә булышырга тырышты. Шуңа да Ходай аңа озын гомер биргәндер, -ди олы киленнәре Гөлнур апа. – Әни белән бик татулар. Килен булып төшкәнемә 34 ел булды, беркайчан да оршышканнарын түгел, ә тавыш күтәреп сөйләшкәннәрен дә ишеткәнем булмады.

 Түбән Кәминкә авылында яшәүче Мәвзүдә Вахитова да 90 ел элек нәкъ шул көнне дөньяга килгән. Ишле гаиләдә туган якташыбызга тормыш сынауларны да мулдан әзерләгән: әтисе сукыр, әнисе гарип була. Олы абыйсы- Фин, икенчесе Бөек Ватан сугышында һәлак булалар.

-Көтү көтмәдем, янгын сүндерүче генә булмадым, калган бер эштән дә читтә калмадым, -ди Мәвзүдә әби.-Ир-егетләр белән бертигез эшләдек.

Якташыбыз тормышка да чыга, әмма аңа балалар үстерергә насыйп булмый. Бүген ул сеңлесенең улы йортында гомер итә.

-Апа белән биш ел инде бергә торабыз, - ди Минсалих абыйның хатыны Халимә апа. – Элек тә янына йөреп карап тора идем, аннары инде үзебезгә сыйдырдык.

Кызганычка каршы, Мәвзүдә әбинең инде берничә ел аяклары йөрми.

Гыйльфановларның үзләренең дә гаиләләре кечкенә түгел. Әти –әнисе янында олы уллары яши. Шунда ук гаиләсе белән икенче уллары да гомер кичерә, аларның алты балалары, төпчекләре-игезәкләр.

-Халимәгә, Минсалихка мине тәрбияләп торганнары өчен бик зур рәхмәт, Ходай аларга меңләтә кайтарсын, -ди әби. –Балалары да “әби” генә дип торалар.

Юбилярларны туган көннәре белән Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән дә котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Шул ук көнне Яшәүче поселогы мулласы Фаил Мортазин йортына да кунаклар килде. Авыл тормышында актив катнашучы, 70 яшен тутырга Фаил абый район башлыгының Рәхмәт хатына да ия булды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән