Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында берәү "Халык контроле"на хәбәр итеп, акча алган

Иске Котышта яшәүче бер хатын-кыз законсыз рәвештә спиртлы продукция сатканда тотылган. Тикшерә торгач, полиция хезмәткәрләре аңардан 128 литр исерткеч табып алганнар. Ахыры шул – җинаять эше ачып, гаепле 60 мең сум штраф түләгән.

Муниципаль районда хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышында бу хакта Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Хәлил Шарапов сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль инспекциясенең райондагы белгеч-эксперты Светлана Хуҗиханова белдергәнчә, быел, үткән айларда законсыз алкоголь әйләнеше белән бәйле 8 административ эш төзелгән, гаеплеләргә тулаем 28 мең сум штраф салынган.

Законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сатучылар турында Интернет аша “Халык контроле“ системасына да хәбәр урнаштырып була, ул расланса, хәбәр иясенә акча бирәләр. Быел районда берәү шулай иткән дә.

-Закон бозучылар кайсы җирлекләрдән, моны конкрет анализларга, белеп торырга тиешбез, - диде комиссия утырышын алып баручы - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.

Яшүсмерләр – балигъ булмаганнар катнашында хокук бозуларны һәм җинаять кылуларны ачыклау һәм кисәтү буенча эшне оештыру хакында полиция бүлеге өлкән инспекторы Чулпан Мөбарәкшина чыгыш ясады.

Быел балигъ булмаганнар өч җинаять кылган (былтыр бер генә булган), 16 яшүсмер исәптә-учетта тора. Андыйлар белән профилактик эш алып барыла, әңгәмәләр үткәрелә, тормыш-көнкүреш шартлары даими тикшерелә. Кызганыч, яшь егетләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар да булгалаган. Мәктәп укучыларының кайберләре җәмәгать урыннарында тиешсез вакытта - төнлә йөреп тә закон бозалар. Шунысы гаҗәп, әти-әниләре арасында андыйларны аклаучылар да очрый.

Ирекләре чикләнгәннән соң хөкем карары узган гражданнарны эшкә урнаштыру, социаль адаптацияләү, профориентацияләү дә – мөһим эш. Халыкның мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Дивитаева комиссия утырышында бу юнәлештәге эшчәнлек белән таныштырды, район яшьләре арасында террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен кисәтү буенча чаралар турында яшьләр ял итү үзәге директоры Айнур Заһитов чыгышы тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев