Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында авылда яшәүче әниләргә бирелә торган түләүне алган йөзенче кешене котладылар

21 яшьлек Ольга Горбачева авыл җирендә яшәүче аналарга бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләүнең районда йөзенче алучысы булды.

Яшь гаилә Казанка авылында яши. 25 майда Максим һәм Ольга гаиләсендә беренче бала туган, аңа Матвей дип исем кушканнар. Горбачевларның уллары 3 килограмм 975 грамм булып дөньяга килгән.

-Әлеге түләүләр турында ишеткән идем инде, шуңа да улыбызны алып кайткач, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттем, - ди Ольга. – Йөзенче кеше булгач, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре миңа бүләк тә әзерләгәннәр иде. Рәхмәт аларга.

Яшь гаилә 50 мең сум күләмендә акча алачак. Ольга әйтүенчә, Матвейның акчасын алар йортларын төзекләндерүгә тотарга ниятлиләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителде. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңа 50 мең сум түләнә, әгәр ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса, 100 мең сум акча каралган. Шулай ук 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы балалары туганда билгеләнә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев