Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ата-аналар сынау узып карадылар

“Ата-аналар тарафыннан БРИ (бердәм республика имтиханы) тапшыру көне” республикакүләм акциясенә Чирмешән районы ата-аналары да кушылды. Алар татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедуралары белән таныштылар, имтиханда укучылар кебек, барлык этапларны да уздылар. Нәкъ БРИдәге кебек...

Чара Лашман урта мәктәбе базасында, имтихан кабул итү пунктында узды. Акциядә 14 ата-ана катнашты, шуларның икесе рус милләтеннән.

-Быел улым 9 классны тәмамлый, алда зур сынаулар көтә. Әлеге акция хакында белгәч, имтиханның ничек узуын үз күзләрем белән күрәсем килде һәм үземне дә сынап карарга булдым, - ди Лашманнан Гөлия Хәсәншина.

Имтихан пакетлары - өч код буенча: татар мәктәпләрен тәмамлаган татарлар, рус мәктәбендә белем алган татарлар һәм рус мәктәбендә татар теле өйрәнгән башка милләт кешеләре өчен биремнәр төрле.

-Минем бердәм дәүләт имтиханнарында оештыручы буларак катнашканым бар, аның бөтен нечкәлекләрен беләм кебек. Шулай да үземне укучылар урынына куеп карыйсым килде, - ди Ивашкино мәктәбенең татар теле укытучысы Наталья Яманова. - Кызым инде мәктәпне тәмамлады, улыбыз 8 класста укый, киләсе елга аны да сынау көтә. Бу процедураны үзем узгач балаларга киңәш бирергә уңайлырак булыр дип уйлыйм.

Чирмешәннән Зөлфия Хөбәтуллина мәктәпне тәмамлаганга 20 елдан артык вакыт узган, инде олы уллары 10 класста укый. Алда тагын ике балаларын шундый сынаулар көтә. Аның да имтиханның барлык этапларын үзе узасы килгән.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән