Чирмешән районында адресларны тикшерәләр
Халык санын исәпкә алуга әзерлек кысаларында, районның барлык торак пунктларында адреслар исемлегенә ачыклык кертелгән.
Халык санын исәпкә алуга әзерлек кысаларында, районның барлык торак пунктларында адреслар исемлегенә ачыклык кертелгән.
-Теркәүчеләр, гомумән алганда, 8308 объектны (йортлар, биналар, корылмалар) тикшереп чыктылар, - ди дәүләт статистика бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлназ Гайсина. – Шешминка, Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле, Күтәмә, Туймәт авыл җирлекләрендәге кайбер авылларда урам исемнәре күрсәтелгән аншлаглар юк яисә аларны алмаштырырга кирәк, шулай ук 195 йортның саны күрсәтелмәгән.
Агымдагы ел ахырына кадәр бу җитешсезлекләрне бетерү сорала. Халык санын нәтиҗәле һәм төгәл үткәрү торак пунктларда адрес хуҗалыгының торышына да бәйле.
Халык санын алу 2020 елның октябрендә үткәреләчәк.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев