Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән ветеринарлары “Каз өмәләре”н тизләтергә өнди

Соңгы атналарда гына да республиканың дүрт районда кош гриппының биш очрагы ачыкланган. Шунлыктан районыбыз ветеринарлары кош-корт асраучы якташларыбызга саклык чараларын искәртә.

Иң беренче булып кош гриппы Буа районындагы бер шәхси хуҗалыкта табыла. Соңрак шул ук районда тагын бер крестьян-фермер хуҗалыгында да кошларның авырганлыклары ачыклана. Чүпрәле, Мөслим, Яшел Үзәндә, шул чир сәбәпле, меңләгән баш кош юк ителгән.

-Кош гриппы табылган территориядәге кошлар һәм аларның продукциясе тулысынча юк ителә. Бердән бер чара – яндыру, - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рафик  Дәүләтшин. - Күчмә кошлар әлеге чирне таратучылар булып тора. Шуңа күрә алар җылы якларга киткәндә яки кайтканда аны йоктыру куркынычы арта.

Бу елның 1 ноябренә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 45 меңнән күбрәк кош исәпләнә.

Әлеге чирне йоктырмау максатында, район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре хуҗалыкларга кошларын ябып асрарга тәкъдим итәләр. Үрдәк, казларны сулыкларга чыгармаска, кыргый кошлар белән элемтәгә кертмәскә, йорт тирәсенә карачкылар, куркыткычлар куярга кирәк. Тиз арада каз, үрдәк, бройлерларны  суеп бетерү хәерле.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев