Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 42 кеше табиблар күзәтүендә

Бүген район үзәк хастаханәсе табиблары күзәтүендәге 42 кешенең күпчелеге - читтән кайткан кешеләр.

-Кайтучылар арасында медицина ярдәме сорап район үзәк больницасына мөрәҗәгать итүчеләр булмаса да, табиблар алар белән элемтәдә тора, даими рәвештә хәлләре белән кызыксыналар, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Лилия Мортазина. – Районда соңгы арада инфекция йоктыруның яңа очраклары ачыкланмады. Әлегә ике кеше коронавирустан авырган дип санала, бүген алар өйләрендә,  табиблар аларны да контрольдә тоталар.

Баш табиб әйтүенчә, коронавирус инфекциясенә тикшерү өчен мазок – анализ инфекциягә шик булган очракта гына алына.

Район үзәк больницасы персоналы югары әзерлек режимында эшләвен дәвам итә. Планлы кабул итүләр башкарылмый, авыруларны кичектерелми торган очракларда гынадәвалыйлар, карыйлар. Элеккегечә, больницага килүчеләрнең тән температурасын контактсыз термометрлар белән үлчиләр, антисептиклар куелган.

Авыру очрагында, чирмешәнлеләр авырый башласалар, коронавирус чирен таратмау чараларын исәптә тотып, 2-52-54 телефон номеры буенча регистратурага яки үз участок терапевтларына – гомуми практика табибына, шулай ук ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә – 03, 2-58-95 номерларына шалтырата алалар. ОРВИ яки башка авыру симптомнары булганда, пациент табибны өенә чакырта ала. Кирәк очракта дару препаратларын дистанцион яздыртып алу һәм китереп бирү мөмкин.

Больницада да профилактик күзәтү узарга мөмкин. Ләкин моның өчен алдан язылырга кирәк, табиблар көненә биш кешене генә кабул итәләр.

- Коронавирус, башка сулыш юлы вируслары кебек, инфекция­ле кеше йөткергәндә яки төчкергәндә һава-тамчы юлы белән тарала. Моннан тыш, кемдер теләсә нинди пычранган өслеккә, мәсәлән, ишек тоткасына кагылган чакта. Кешеләр пычрак куллары белән авызга, борынга яисә күзгә кагылганда зарарлана. Шуңа да саклану чараларын үтәргә кирәк: битлекләр һәм перчаткалар куллану мөһим, - ди Лилия Шамил кызы. - Кешеләр күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында аеруча сак булыгыз.

15 майга (2020 ел) Татарстанда коронавирус 2064 кешегә йоккан, бу чирдән җиде кеше үлгән. Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 белән 84 кеше чирләгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев