Чирмешән районында 30 тоннадан күбрәк гошер сәдакасы җыелган
Безнең районда

Чирмешән районында 30 тоннадан күбрәк гошер сәдакасы җыелган

Быел районда 30 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелган. Әлеге саваплы эштән бер генә татар авылы да читтә калмаган.

Район мөхтәсибәтеннән белешүебезчә, халыктан җыелган яшелчәләрнең күп өлешен Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә, “Ярдәм” мәчетенә илткәннәр, шулай ук  Әлмәт һәм Ульяновск дини уку йортларына  да озатканнар.

-Райондашларыбыз арасында да мохтаҗлар бар, - ди Чирмешәннең үзәк мәчете имамы Рамил Ибраһимов. – Аларга да өлеш чыгардык. Бу эштә катнашкан һәр кешегә Аллаһының изге рәхмәте яусын, калган малларыбызга Иншаллаһ бәрәкәт иңсен.

фото: архив 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев