Чирмешән районында 2018 елда 129 бала туган
Безнең районда

Чирмешән районында 2018 елда 129 бала туган

Районда бу елда беренче туй 15 гыйнварда була. Бу көнне Бәркәтә авылына килен төшә, кәләш - Аксубай районыннан.

Гыйнварда барлыгы 5 пар никахларын район ЗАГС бүлегендә теркәргә ниятли, февральгә әле гаризалар кермәгән. Ә менә июль, август айларында гаилә корырга теләк белдерүчеләр бүген үк бар икән.

2018 елда 101 яшь гаилә барлыкка килгән (2017 дә – 103).

Шул ук вакытта, ел дәвамында 41 гаилә таркалган да, ягъни 2017 елдагыдан бергә артыграк.

Үткән елда районда 2017 елдагыдан икегә күбрәк, ягъни 129 бала туган. Ә үлүчеләр - 256. Халык саны һаман кимүгә бара.

Автор фотосы


Нет комментариев