Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 14 укучы планшетлы булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, райондагы, 9, 11 классларда укучы, дистанцион уку җайланмасы булмаган 14 балага планшетлар тапшырылды.

-Безнең районда аз керемле, күп балалы гаиләләрдә яшәүче 80 укучы компьютер техникасына мохтаҗ дип табылды. Бүген менә шуларның 14се планшетлы булды. Алар ТР Мәгариф министрлыгы аша кайтарылды, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова. - Без аларны чыгарылыш классларда укучыларга тапшырырга килештек, чөнки аларга имтиханнарга әзерләнергә кирәк.

Чирмешән лицеенда укучы – 5, Күтәмә мәктәбеннән – 3, Яңа Элмәле һәм 1нче Чирмешән мәктәпләреннән – икешәр, Түбән Кармалка һәм Туймәт мәктәпләренең берәр укучысы планшетлы булды, аларга дистанцион уку өчен шартлар тудырылды.

Чирмешәннән Червовлар гаиләсендә ике бала үсә. Чирмешән лицеенда 11 сыйныфта укучы Евгений сеңелесе белән икесенә бер ноутбукта шөгыльләнгәннәр. Хәзер аның планшеты бар.

-Женя имтиханнарга әзерләнә, икесенә бер җайланма белән уку уңайсыз иде, бу ярдәмгә бик куандык, зур рәхмәт, - ди әбиләре Зоя Ивановна.

Шул ук мәктәптән 9 класс укучысы Артем Леонтьев та планшетлы булды. Биш балалы Леонтьевларның ике балалары мәктәптә укый. Икесенә бер компьютер белән дистанцион уку уңайсыз билгеле, ә хәзер планшетка симка куеп интернетка гына тоташырга кирәк.

Әлеге компьютер техникалары укучыларга дистанцион уку вакытында куллану өчен бирелә, уку тәмамлангач алар аны кире тапшырырга тиеш.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев