Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 1369 кешене коронавируска тикшергәннәр

Ноябрь ае башына районда 9 кеше коронавирус чире белән авырган, шуларның берсенең гомере өзелгән.

- Быел районда пневмония белән авыруның 472 очрагы теркәлде, узган ел бу чорда – 95 кенә, - дип хәбәр итте район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. - Шул ук вакытта ОРВИ белән авыру кимеде: быел  321 очрак, былтыр бу чорда – 673. Әлмәт район үзәк больницасына  стационар дәвалануга 115 авыру озатылды, шуларның 12се вафат. Районда барлыгы 1369 кеше коронавируска тикшерелде.

Коронавирус белән бәйле хәл бик катлаулы. Лилия Шамил кызы чирмешәнлеләргә кулларны ешрак юарга, йөткерүче, төчкерүче кешеләрдән ераграк торырга, битлек кияргә һәм куллар белән күзләргә, авызга, борынга кагылмаска киңәш итә.

Температура күтәрелсә, йөткәрсәгез, тамакта авырту барлыкка килсә, борын “йомшарса“, тын алу кыенлашса, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һич кенә дә үз-үзеңне дәваларга маташу ярамый.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев