Агымдагы елда икенче һәм аннан соңгы балаларын тапкан 22 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылган. Бүген ана (гаилә) капиталы күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.
-Быел 28 гаилә ана капиталын кулланды, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - Күпчелек бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга тота, соңгы елларда балаларының укуына түләүчеләр дә күбәйде. Кызганыч, әлеге капитал ияләренең саны елдан-ел кими. Үткән ел аны 51 гаилә алган, 2017 дә - 60. Әлеге программа эшли башлаган елда (2007 дә) - 132, ә 2009 елда 137 гаиләгә сертификат тапшырганнар.
2007 елдан башлап 1358 гаилә ана капиталы сертификатына ия булып, әлеге дәүләт ярдәменең 85 проценты кулланылган да.
фото архивтан
Нет комментариев