Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында террорчылыкка урын юк

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре тирәсендә халык уңайсызлыклар кичермәскә тиеш. Бу көннәрдә җитәкчеләргә, аерым хезмәтләргә аеруча җаваплы, уяу булырга кирәк. Озын ялларда кешеләр аеруча күп җыела торган урыннарда дежурлык оештыру, керү-чыгу режимын көчәйтү, контроль мөһим. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында полиция, янгын сагы һәм башка кайбер, халык тәэминаты оешмалары,...

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре тирәсендә халык уңайсызлыклар кичермәскә тиеш. Бу көннәрдә җитәкчеләргә, аерым хезмәтләргә аеруча җаваплы, уяу булырга кирәк.

Озын ялларда кешеләр аеруча күп җыела торган урыннарда дежурлык оештыру, керү-чыгу режимын көчәйтү, контроль мөһим.
Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында полиция, янгын сагы һәм башка кайбер, халык тәэминаты оешмалары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыгыш ясады. Бу өлкәдә бүгенге хәлне анализлап, бәйрәмнәр чорына планнары белән дә таныштырдылар, күрсәтмәләр бирделәр.
Полиция хезмәткәрләре террорчылыкка каршы эшнең торышын тикшерү максатыннан, дистәгә якын бинада "бомба" куеп калдырган икән. Берәүләр чит предметны бик тиз күреп алса, икенчеләрендә пакетка салынган шартлы "шартлаткыч" сәгатьләр буе кеше күз алдында торган. Аңа игътибар бирмәгәннәр. Мондый хәлләр теләсә кайда һәм теләсә кайчан булырга мөмкин, уяулыкны югалтырга ярамый. Без үзебезне үзебез сакларга тиеш.
-Бүгенге утырыш гадәттән тыш хәлләргә, террорчылык очракларына әзерлекне тикшерү, кисәтү, бәйрәмнәрне лаеклы билгеләп үтү өчен конкрет бурычлар кую максатыннан үткәрелә,- диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин әлеге чарада. - Мәсьәлә бик мөһим. Монда берсе дә вак түгел. Әйтик, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары тәүлекнең теләсә кайсы вакытында керә-чыга алсын өчен, урамнарны кардан чистартыйк, район үзәгендә, кирәк икән, киңәйтик, карны читкә төяп чыгарыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе утырышында

2
X