Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында егерме дүртенче мәчетнең стеналарын күтәрәләр

Чирмешәннең Амур ягында, элеккеге аэропорт урынында төзелүче Мөшбикә мәчетенең стеналарын күтәрәләр. Подвал өлешендә дә эш бара. Биредә һәр көнне уртача ун кеше хезмәт куя. Матур, тигез итеп куелган кирпечләргә караганда, алар - оста төзүчеләр. Район үзәгендә инде икенче бу мәчет шактый иркен: 20гә 12 метр зурлыкта, ике манаралы, ике катлы...

Чирмешәннең Амур ягында, элеккеге аэропорт урынында төзелүче Мөшбикә мәчетенең стеналарын күтәрәләр. Подвал өлешендә дә эш бара.

Биредә һәр көнне уртача ун кеше хезмәт куя. Матур, тигез итеп куелган кирпечләргә караганда, алар - оста төзүчеләр.
Район үзәгендә инде икенче бу мәчет шактый иркен: 20гә 12 метр зурлыкта, ике манаралы, ике катлы булачак. Хатын-кызлар өчен аерым, ир-атлар өчен аерым заллар, хәтта керү ишекләрен дә аерым ясамакчылар. Мәдрәсәгә, юыну өчен дә урын җитәчәк, подвал өлеше дә файдаланылачак.
Әлеге - районда егерме дүртенче мәчетне - дин йортын Әмирдә туып-үскән, бүген Сургутта яшәүче һәм эшләүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар төзетә, барлык чыгымнарны алар күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мөшбикә мәчете Амур ягына