Чирмешән районында егерме дүртенче мәчетнең стеналарын күтәрәләр
Чирмешәннең Амур ягында, элеккеге аэропорт урынында төзелүче Мөшбикә мәчетенең стеналарын күтәрәләр. Подвал өлешендә дә эш бара.
Биредә һәр көнне уртача ун кеше хезмәт куя. Матур, тигез итеп куелган кирпечләргә караганда, алар - оста төзүчеләр.
Район үзәгендә инде икенче бу мәчет шактый иркен: 20гә 12 метр зурлыкта, ике манаралы, ике катлы...