Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы урманнарында патруль оештырыла

1 Май бәйрәмендә республика урманнарында патрульләр оештырмакчылар. Бу - ял итүчеләр учак ягып ут казалары чыгармасын дип эшләнә. Әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга юлыксалар, аларга штрафлар да салачаклар. Административ җәза бер мең сумнан башлана. Янгын куркынычсызлыгына кагылышлы әле генә гамәлгә кергән яңа приказ нигезендә, гомумән, учакны махсус җиһазланган урыннарда гына...

1 Май бәйрәмендә республика урманнарында патрульләр оештырмакчылар. Бу - ял итүчеләр учак ягып ут казалары чыгармасын дип эшләнә.

Әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга юлыксалар, аларга штрафлар да салачаклар. Административ җәза бер мең сумнан башлана. Янгын куркынычсызлыгына кагылышлы әле генә гамәлгә кергән яңа приказ нигезендә, гомумән, учакны махсус җиһазланган урыннарда гына ягарга ярый, диләр. Анда да кайбер кагыйдәләрне үтәү зарур. Учакны кимендә 30 сантиметр тирәнлектә булган чокырда тергезергә кирәк һәм учак диаметры 1 метрдан да артмаска тиеш. Йорт тирәсендә мангалда шашлык кыздырганда, утны биналардан кимендә 5 метр ераклыкта гына кабызырга рөхсәт ителә. Ул тирәдә коры үлән, чүп-чар булмаска тиеш! Җилле көнне учак кабызырга ярамаганлыгын да онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы патруль урманнарда янгын