Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләрендә яңа уку елы башланды

Яңа уку елында Чирмешән районындагы 26 мәктәптә 2328 укучы белем ала. 207 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән. 11нче классларда - 118, 9нчыда 263 укучы укый. Иске Котыш, Югары Кармалка, Казанка мәктәпләрендә 1нче класска - берешәр, Иске Үтәмеш, Югары Чегодай, Түбән Кармалка, Лагерка мәктәпләрендә икешәр бала килгән. Иң зур...

Яңа уку елында Чирмешән районындагы 26 мәктәптә 2328 укучы белем ала. 207 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән. 11нче классларда - 118, 9нчыда 263 укучы укый.

Иске Котыш, Югары Кармалка, Казанка мәктәпләрендә 1нче класска - берешәр, Иске Үтәмеш, Югары Чегодай, Түбән Кармалка, Лагерка мәктәпләрендә икешәр бала килгән. Иң зур беренче класслар 1нче Чирмешән мәктәбендә һәм Чирмешән лицеенда, монда икесендә дә 30ар укучы.
Укучылар саны буенча Чирмешән лицее беренче урында, биредә бу уку елында 353 укучы белем ала, 1нче Чирмешән мәктәбендә - 342, Лашманда 174 укучы бар.
Иң зур чыгарылыш класс та Чирмешән лицеенда була, монда 26 бала. Лашманда 11нче класста - 12, 1нче Чирмешән мәктәбендә -11, Бәркәтә, 2нче Чирмешән, кадет мәктәп- интернатында 10 укучы укый. Яңа Элмәледә 11нче класста нибары бер укучы белем ала.
2015-2016нчы уку елында районның мәгариф учреждениеләрендә 551 педагог эшләгән, шул исәптән 447се мәктәпләрдә, 105 кеше мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, 11се - методист. Яңа уку елында районга өч яшь белгеч эшкә кайткан. Илзир Гыйрфанов Күтәмә мәктәбендә физкультурадан керәчәк, Карина Иванова "Ромашка" балалар бакчасында (Чирмешән) - логопед, Минзилә Шәяхмәтова "Ландыш" бакчасында (Чирмешән) тәрбияче булып эшлиячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәктәпләр Яңа уку елы башлана