Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды

Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 113, тугызынчыны төгәлләүче 274 егет-кыз өчен ул сөенечле генә түгел, дулкынландыргыч та көн булды.

Иң зур чыгарылыш – Чирмешән лицеенда: монда 25 укучы өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады. 1 нче Чирмешән мәктәбен – 18, кадетлар мәктәп-интернатын – 16, Лашман мәктәбен 11 укучы тәмамлый. Ә менә Иске Үтәмеш мәктәбендә чыгарылыш кичәсе бер укучы өчен генә узачак.

1 нче Чирмешән мәктәбендә бәйрәмне истә калырдай итеп оештырдылар. Людмила Баляева җитәкләгән 11 нче сыйныфны мәктәп дирекциясе көчле чыгарылыш буларак бәяләде. Араларында спортчылар, артистлар, фән олимпиадалары призерлары да бар. Аларга һәм шулай ук мәктәп, район  тормышында актив катнашкан 9 нчы сыйныф укучыларына мәктәп директоры Виктор Плотников, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Марина Овсянникова Грамоталар, Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да теләкләрен җиткерде.

- Бүген соңгы кыңгырау яңгыраса да, сезне алда әле зур сынаулар – имтиханнар көтә. Аларда һәркайсыгызга уңышлар телим. Киләчәктә дә туган мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз, әти-әниләрегезнең өметләрен акларга тырышыгыз, - диде ул.

Шулай ук бәйрәмдә катнашкан район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова, быелгы чыгарылышның беренче укытучылары Нина Колесникова, әти – әниләр исеменнән чыгыш ясаган Әлфия Мөхетдинова – барысы да изге теләктә иделәр. Беренче сыйныфта укучыларның да унберенчеләргә әйтер сүзләре күп иде. Алар киләчәктә ышанычлы алмаш булырга сүз бирделәр.

Автор фотолары

Чирмешәндә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X