Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы эшкуарларына Мәскәүдән дә заказлар килә

Алар ясаган мунча мичләрен хәтта Мәскәүгә дә алып киткәннәр. Күптән түгел Казанга заказ буенча коймалар һәм капкалар озатканнар. Клиент барын да ошатып, рәхмәт белдергән.

Прокофьевларга, гомумән, заказлар өзелми диярлек. Аларга ышаналар, аларны беләләр, бу эшкуарлар белән һич шикләнмичә эш йөртәләр.

-Район хакимиятенә рәхмәт, алар ярдәме бик мөһим, - ди Петр Прокофьев. –Документлар эшләткәндә дә проблемалар булмады. Район заказлар табуда да гел булыша.

Сүз дә юк, җитәкчелекнең, клиентларның ышанычын яулау өчен яхшы продукция җитештерергә, тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтергә кирәк. Әнә районда кече ферма төзүчеләргә төзелеш материаллары кайтарып бирү мәшәкатьләрен дә “Петр һәм Владимир Прокофьевлар” шәхси предприятиесе үз өстенә алды.

Бүген Әккәрәйдә һәм Ивашкинода балалар уен мәйданчыклары ясыйлар, быел Ульяновкада һәм Иске Үтәмештә ачылган авыл җирлекләре Советлары биналары коймаларын да алар эшләп куйган. Инде Утыз Имәндә зират коймалары урнаштыралар. Урынга илткәнче, аларны үз базаларында ясыйсы да бар бит әле.

Прокофьевларда нинди генә эшләнмәләр юк: тимер коймалар, капкалар, мунча мичләре, беседкалар... Керамзит блоклар, цемент бетеп тормый. Алай да иң еш сатылучы әйбер – мунча миче. Үзләре үк җитештерүче, формага салучы кое боҗраларын, брусчатка һәм бордюр ташларны күршеләр – Нурлат, Аксубай районнарыннан, Самара өлкәсеннән дә килеп алалар икән.

Кирәк икән, бульдозер, кран-манипулятор, трактор да заказчылар адресы буенча юлга чыгып китә ала. Эретеп ябыштыручы ике остага эш бетеп тормый.

-Кибетебез дә бар безнең, әмма нәрсәдер җитештерми генә алга бару, бизнесыңны үстерү мөмкин түгел, - ди Петр Захарович. -Хәзер бит көндәшләр дә күп, җитди, көчле. Кышкы чорда, яшермим, заказлар да нык кими. Ә бит эшчеләргә түләргә кирәк, алар бездә 13 кеше.

Түләү дигәннән Прокофьевларга бу проблема нык кагылып үткән, ул онытылмый. Моннан 15 еллар элек игезәкләр – Петр һәм Владимир Прокофьевлар “Сельхозтехника”да эшләгән чак. Машина йөртәләр. Эше бар , акчасы юк. Бу хәл әллә ничә айга сузыла. Акчасыз яшәп кара син?! Шуннан, үзара киңәшкәч, Прокофьевлар “7”ле “Жигули”ларын сатып, үзләренә КамАЗ алалар. Йөргән, кулланышта булган бу автомашина төзелеш материаллары ташырга бик ярап куя. Бизнеска кереп китү шуннан башлана Сосновка егетләренең.

Соңрак алар Ульяновкада база булдыралар, эшләре бераз җайлангач, шул авылда йорт та салалар. Икесенә бер – зур, ике катлы йорт.

Бизнес – катлаулы өлкә, анда тәҗрибә, белем, кәсепчелеккә осталык, якты йөз – бар да кирәк. Компьютер кабызмыйча да булмый, заказчылар башка кайбер оешмалар белән интернет аша аралашу эшне күпкә тизләтә. Прокофьевлар район белән генә чикләнми бит, әйтик, Волгоградтан – металл, Мордовиядән, Чиләбедән цемент алалар. Партнерларының күбесе күптән элемтә урнаштырылган, сыналган зур-зур предприятиеләр.

Гомер тиз үтә бит ул, эшкуар якташлар ял итәргә, туганнары белән аралашырга да вакыт табалар. Сосновкадагы әти-әниләре йорты алар өчен – изге урын. Анда еш кайталар, йортны тәртиптә тоталар. Кайбер бәйрәмнәрдә Прокофьевларның матди ярдәме дә бик ярап куя.

Реклама хокукында

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев