Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән поликлиникасында ремонт тәмамлана

Район үзәк больницасы поликлиникасында бер ел дәвам иткән капиталь ремонт ахырына якынлаша. Январь ахыры, февраль башларында барлык врачлар да авыруларны яңартылган бинада кабул итә башлаячак.

Ремонттан соң күпчелек врачлар үз кабинетларында калсалар да, бераз үзгәреш бар, лаборатория яңа урынга күченде. Ул элек регистратура урнашкан җирдә эшли. Ә регистратура беренче катта, элеккеге балалар консультациясе урынында.

Поликлиникада 68 миллион сумлык эш башкарылган, бина  тулысынча яңартылган: барлык тәрәзәләр дә пластикка алмаштырылган, ишекләр дә яңа. Яңа электр һәм җылылык үткәргечләр сузып, стеналар шомартылган, идән һәм түшәмнәр дә яңарган.

-Биредә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә   шартлар яхшырды, баскычларда һәм  стена буйларында  тотынгычлар  урнаштырылды, - ди район үзәк больницасы баш врачы Лилия Мортазина. - Поликлиникага байтак яңа медицина җиһазлары, мебельләр урнаштырдык, табиблар яңа компьютерлы  булдылар.

Әлегә поликлиникада флюорография кабинеты эшләми, якын көннәрдә яңа аппарат кайтырга тиеш.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев