Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән поликлиникасында гриппка каршы вакцина ясыйлар

Район үзәк больницасына өлкәннәр өчен гриппка каршы 1340 доза вакцина кайтарылган.

Прививканы сентябрь-октябрь айларында поликлиникада,  беренче каттагы прививкалау кабинетында ясатырга мөмкин.

-Вакцина бушлай ясала. Аны алу - ирекле гамәл, - ди район үзәк больницасы табибы Зилә Минеголова. – Гриппка каршы прививканы беренче чиратта мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләргә, өлкәннәргә, хроник авырулардан интегүчеләргә, вирус инфекциясе белән еш авыручыларга ясарга киңәш итәбез.

Врачлар әйтүенчә, гриппны кисәтүнең иң яхшы алымы - вакцина ясату. Аны көз көне, эпидемия башланганчы, иммунитет барлыкка килсен өчен кадату нәтиҗәле.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев