Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән осталары үз эшләреннән ярминкә оештырдылар

Районда кул эшләре осталары аз түгел, берәүләр төсле җепләрдән матур киемнәр бәйләсә, агачтан төрле җиһазлар, картиналар ясаса, икенчеләр төрле бизәнү әйберләре – алкалар, брошкалар, сувенирлар эшләү белән мәшгуль.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районның шундый осталары  эшләреннән ярминкә оештырдылар. Анда килүчеләр арасында монда куелган әйберләр арасынна бүләк сайлаучылар да күп булды.

-Мин үз теләгем белән районда  кул эшләре осталары берләшмәсе оештырырга телим, - ди полимер балчыктан, натураль ташлардан бизәнү әйберләре, сувенирлар ясаучы  Алинә Нуретдинова. - Андый  берләшмәләр тирә-күрше районнарда бар,  алар безне үзләрендә узган чараларга чакыралар. Төрле бәйрәмнәрдә бер шәһәрчек булып берләшеп сәүдә итәләр, тәҗрибә  уртаклашалар.  Шуннан соң, нигә безгә дә шулай эшләп карамаска соң әле, дигән фикер туды. Социаль челтәрләрдә үзебезнең төркемне дә булдырдык.

Алинә бу эшкә Казанда югары уку  йортында, 1 курста укыганда ук керешә.

-Әйе, һич уйламаганда башланган шөгыль бу, - ди ул. - Иптәш кызымның туган көненә гадәти булмаган бүләк ясыйсым килде. Аңа флешка кирәк иде, гадине генә бирәсе килми. Шунда  полимер балчыктан флешканы үзенчәлекле итеп бизәдем. Аннан соң алкалар,башка бизәнү әйберләре ясый башладым. Инде әнием дә бу эшкә тартылды.

Әлеге күргәзмәдә Руслан Васильевның агачтан кисеп ясалган сувенирларына, Илгиз Галимовның күннән тегелгән акча янчыкларына, Людмила Енина бәйләгән әйберләргә дә хуҗалар табылды.

Чирмешәннән Римма Игнатьева инде өч еллап фоамираннан брошкалар, чәч каптыргычлары, ободок, чәчәк букетлары ясау белән шөгыльләнә. Быел оста куллар түгәрәге оештырып, укучыларны да  өйрәтә башлаган.

-Мин әлеге шөгыльгә Интернеттан өйрәндем. Бу хобби гына, эштән бушаган арада ясап куям, - ди Римма Леонидовна. - Инде кызым Ксения дә шуның белән мавыга башлады. Без эшләнмәләрне бүләккә бирәбез, теләсә нинди киемгә бизәк булырлык брошкаларга хуҗалар да табылып тора.

Осталар киләчәктә дә шулай җыелырга, берләшергә, Интернет аша аралашырга ниятлиләр. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев