Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән музеенда быел 4281 кеше булган

Туган як тарихы  музеена  күбрәк мәктәп укучылары йөри. Шулай да, 2018 елда, аннан алдагы елдагыга караганда 18 яшьтән олыраклар монда шактый килгән.

2017 дә 1136 олы кеше музей белән танышкан булса, 2018 дә андыйлар 1761 булган. Музейга быел барлыгы 4281 кеше килгән. (2017 дә – 4250).

Ел дәвамында музейда 18 күргәзмә оештырылган, 2017 дә дә шул кадәр.  Ә менә экскурсияләр  арткан, 2017 дә аның саны 99 булса, 2018 дә -108.

2018 елда туган як тарихы музееның төп фонды 100 берәмлеккә баеган, бүген анда 2161 экспонат бар. Ә фәнни-ярдәмче фондтагы экспонатлар саны 1020 гә җиткән. Элеккеге коралларга охшатып ясалган яңа экспонатлар саны, документларның күчермәләре ел дәвамында 15 кә күбәйгән.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев