Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләрендә дә имтиханнар башлана

Быел безнең район мәктәпләрендә 11 нче сыйныфларны – 113, ә 9 нчыларны 274 укучы тәмамлый. Чыгарылыш класс укучылары дәүләт имтиханнарын, нигездә, Лашман мәктәбендә тапшырачак. Ләкин кайбер фәннәр буенча берничә укучыбызга читкә дә барырга туры киләчәк.

Беренче сынау 24 майда Лениногорск шәһәрендә - инглиз теленнән, төп дәүләт имтиханын район мәктәпләрендә белем алган биш укучы тапшырачак.

28 майда 9 нчы сыйныфлар Лашман мәктәбендә рус теле буенча, 30 майда – җәмгыять белеменнән, 1 июньдә - туган телдән, 4 июньдә – химиядән, информатикадан, географиядән, 6 июньдә – математикадан, 11 июньдә – физикадан, биологиядән, әдәбияттан, информатикадан, 14 июньдә физикадан, тарихтан һәм  географиядән имтиханнар тапшырачак.

Унберенчеләргә килгәндә, 27 майда географиядән һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар Әлмәт шәһәренә барырга тиеш.

29 майда - математикадан (база һәм профиль дәрәҗәсендә), 31 майда – тарихтан һәм химиядән, 3 июньдә – рус теленнән, 5 июньдә – чит телдән (язма) һәм физикадан,  7 июньдә – чит телдән (Әлмәттә), 10 июньдә – җәмгыять белеменнән, 13 июньдә - биологиядән, информатикадан имтиханнарны үзебездә - Лашманда тапшырачаклар.

17 июньнән – 2 июльгә кадәр – резерв көннәре.

Фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X