Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицеенда - яңа күзәтү камералары

Чирмешән лицеена 16 яңа күзәтү камерасы урнаштырылган. Аларның җидесе бинаның тышкы яктан күзәтергә мөмкинлек бирсә, тугызысы мәктәпнең коридорларына куелган.

-Безнең  күзәтү камералары бар иде, озак еллар эшләү дәверендә искереп, алар сафтан чыкты. Быел яңа камералар урнаштырылуы бик яхшы булды. Хәзер барысы да “уч төбендә” кебек, - диде лицей директоры Марат Могыйзов. – Бу укучыларның иминлеге өчен бик кирәк.

Әлеге камераларны иртәнге сәгать алтыдан кичке алтыга кадәр техник хезмәткәр карап торса, төнгелеккә каравылчы килә, уку йорты бер дә күзәтүчесез калмый. Ирекле халык дружинниклары даими рәвештә мәктәпләрдәге иминлекне тикшерә. Уку йортына килгән һәр кешенең исем-фамилиясе махсус журналга теркәлә, анда аларның кайчан, кемгә килүләре дә языла. Лицейга барлык кешләр, шулай ук укучылар металл рамка аша гына кертелә. Иртән укучыларны кизү торучы укытучы һәм администратор каршы ала, алар тәнәфесләрдә дә тәртипне күзәтәләр. Куркыныч турында хәбәр бирүче КТС төймәсе (тревожная кнопка) кизү торучыларның үзләре белән. Мәктәпкә укучылар килеп беткәч бинага керү ишекләре бикләнә, башка килүчеләр өчен тышкы якта кыңгырау урнаштырылган.

-Киләчәктә кабинетларга тавыш белән хәбәр бирү җайланмалары да урнаштырырга планлыйлар, - ди Марат Әмир улы. – Мондый җайланманы икенче Чирмешән мәктәбенә куйдылар инде. Саклык чаралары бер вакытта да артык булмый.

Бәйрәмнәр алдыннан, укучылар каникулга киткәндә аларга саклык чаралары турында инструктаж бирелә, бу хакта класс сәгатьләрендә, мәктәп линейкаларында сөйлиләр. Лицей фойесында махсус стенд та ясалган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X