Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее базасында узган “Татарча диктант” акциясендә 300 гә якын райондашыбыз катнашты

Һәр теләгән кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый алды. Әлеге чарада аеруча мәдәният хезмәткәрләре актив булдылар, район үзәге учреждениеләреннән генә түгел, ә авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр дә байтак иде.

Кайбер авыллардан шактый күп,  әйтик, Лашманнан гына да 25 кеше үз белемнәрен тикшереп карадылар. Диктант язучылар арасында мәктәп укучылары да күп, алар арасында иң яше - Лашманнан 11 яшьлек Нурфат Газыймҗанов. Сүз уңаеннан, акциядә катнашкан иң олы кеше  - 72 яшьлек Камиль Мәслахов та шул ук авылдан.

-Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, - ди район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Ләйләгөл Мөхсинова. - Диктант өчен Роберт Миннулин әсәреннән өзек алынган иде. Аны безгә Казаннан җибәрделәр. Диктант билгеләрен – нәтиҗәләрен 1 ноябрьдән соң http://diktant.tatar/ сайтында "Билгем нинди?" дигән бүлектә карап булачак.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев