Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән котельныйлары яңа сезонга әзер

Бүген район үзәгендәге һәм авыллардагы барлык 56 котельный да газ җибәрергә әзер.

"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" хезмәткәрләре әлеге объектларда җәй дәвамында байтак эш башкарганнар.

-Җәй көннәрендә  барлык  котельныйларга да чираттагы ремонт ясалды. Газлаштыру фонды аша Иске Үтәмеш һәм Кармыш мәктәпләре, Түбән Кармалка һәм Лашман мәдәният йортлары котельныйларында яңа казаннар урнаштырдык, - ди предприятие директоры урынбасары Михаил Арютин. 

Җылыту сезонын башлау турында күрсәтмә дә бар икән. Кайбер балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә казаннарны кабызганнар да.

Михаил Иванович әйтүенчә, өч көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градустан күтәрелмәсә, барлык  котельныйлар эшләтеп җибәреләчәк.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев