Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән китапханәчеләре грант акчасына уен мәйданчыгы төзетә

Чирмешән үзәк китапханәсе янында, ачык һавада, өсте ябулы сәхнә белән балалар уен мәйданчыгы булачак. Төзүчеләр сәхнәне ясый да башладылар.

Безнең китапханәчеләр 2019 елда иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте конкурсында “Без бергәләп уйнарга телибез!” проекты белән 500 мең сумлык грант отканнар. Бу эшләр менә шул акча хисабына башкарыла.

-Грант акчасына физик мөмкинлеге чикле, коляска белән хәрәкәтләнүче балалар өчен уен комплексы, өстәл-комлык, дидактик өстәл, таган, өстәл-ромашка сатып алдык, - ди үзәк китапханә методисты Светлана Мортазина. - Проектның асылы шунда – мөмкинлеге чикле балаларга үз яшьтәшләре белән уйнау мөмкинлеге тудыру. Ачык һавада, сәхнәдә төрле чаралар уздыру да планлаштырыла.

Бу җиһазларны урнаштыру өчен китапханә янындагы балалар уен мәйданчыгын сайлаганнар. Төзүчеләр биредә сәхнә ясау эшенә керешкәннәр дә. Якын көннәрдә, бу территориядәге, моңа кадәр куелган, таган һәм шугалаклар янында яңа уен комплекслары да урын алачак.

Биредә төзелеш эшләре тәмамлангач, китапханәчеләр территорияне төзекләндереп, агач һәм куаклар утыртырга планлыйлар. Ә язга чәчәк клумбалары да барлыкка киләчәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев