Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетларына Яңа елга бүләк булачак

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына төзелүче янкорманың икенче катын күтәрә башладылар. Әлеге объектка - төзелешкә бюджеттан 68 миллион сум акча бүленгән.

Кадетлар киләсе елдан үзләренең иркен, заманча спорт залларында шөгыльләнә башлаячак, янкорманы бу елның декабрендә тапшырырга планлыйлар.

Төзелеш эшләре апрель аенда башланды. Ике катлы бу бинаның бер өлешендә 24кә 12 метрлы спорт залы, душ һәм киенү-чишенү бүлмәләре булачак. Икенче өлешендә, беренче катта – ашханә, ә икенчедә - өч уку классы урнашырга тиеш.

-Төзелештә берничә бригадада егермеләп кеше эшли. Беренче катның стеналары күтәрелеп бетте, плитәләр урнаштырдылар, - ди төзелеш барышы белән даими кызыксынып торучы кадетлар мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов. - Бер бригада подвал өлешендә штукатур эшләре алып бара. Биредә тир булачак.

Төзелеш эшләренә бернинди тоткарлык юк, җитәрлек күләмдә кирпеч, цемент, ком һәм башка кирәк яраклар китерелгән, һава торышы да комачауламый.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев