Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетлары сәламәт яшәү рәвешен сайлый

Наркотикларга каршы юнәлдерелгән "Мөстәкыйль балалар" ("SаMоSтоятельные дети") проекты кысаларында кадетлар мәктәп – интернаты укучылары “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” акция уздырдылар.

Әлеге чара барышында балалар урамнарда очраган якташлардан һәм район үзәгендәге кайбер оешмаларга кереп, шул уңайдан район газетасы редакциясенә дә, “Сез сәламәтлегегезне ничек кайгыртасыз?”, “Спорт белән шөгыльләнәсезме?” кебегрәк сорауларга җавап алдылар.

-Райондашларыбыз бу сорауларны игътибарсыз калдырмыйлар,  туры җавап бирәләр, - ди педагог - психолог Гөлназ Вафина. – Балаларга мондый акцияләр бик ошый. Проектның төп максаты-мәктәп укучыларының тәмәке һәм башка психоактив матдәләрне иртә татып каравын кисәтү, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, авыр хәлдә калганнарга булышу, тормышларын кызыклырак, тагын да сәламәтрәк итүгә йогынты ясау.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев